Кеше гомере – бер мизгел генә шул. Бүген бар син, ә иртәгә – инде юк… Лиза апа да әле алдагы көндә генә йөгереп йөргән, район газетасына кайнар язмалар, ә якыннарына тәмле кичке аш әзерләгән, тормыш иптәше белән елмаеп сөйләшкән. Ә төнлә тыныч кына, үлем газаплары кичермичә, йоклаган җиреннән бакыйлыкка күчкән.
Бөтен кешегә үзенең җылысын өләшүче, ачык күңелле, оптимист һәм гомере буе һөнәренә тугры калган шәхес буларак тасвирлый хезмәттәшләре Лиза ханымны. Лиза Нур дип тә йөрткәннәр икән аны.