КФУ исә 3 фәннән 100әр балл җыючыларны үзенә җәлеп итә алмады, гәрчә өметләнгән иде. Аның каравы, 2 фәннән 100әр балл җыйган 5 абитуриентны кабул итте, шуларның өчесе – Татарстаннан. Югары уку йортларына абитуриентлар кабул итүнең төп чоры ничек узу хакында «Республика Татарстан» газетасы яза.
«Лингвистика» юнәлешендә ажиотаж
2024 елгы кабул итү кампаниясе тәмам, дип санарга була. Югары уку йортлары, льготалы урыннарга кабул итү турында боерыклар артыннан, гомуми конкурс кысаларында...