Явымсыз көннең һәр минуты кадерле. Аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга тырыша бүген механизаторлар. «Игенче»нең урак кампаниясе барышында быел 2500 гектар җирдән бөртеклеләр уңышы урып җыелачак. «Игенче» леләр уракка берникадәр соңрак, 25 июльдә генә төшкәннәр, сәбәбе – һава торышының үзгәрешләре киртә куйган. Былтыр уракны июль урталарында ук җанландырып җибәргән булганнар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматлар буенча, 8 августка Татарстан...