Хакимият һәм ЮХИДИ бу күренешкә каршы мөмкин булган барлык чаралар ярдәмендә көрәшергә әзер, шул исәптән хокук бозучыларның мәгълүматларын халыкка чыгару чарасы да карала.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чаң суга: республика юлларындагы вазгыять көннән-көн киеренкеләнә бара. Күп кенә машина йөртүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, кызганыч, нормага әверелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен аена берничә дистә штрафны очраклылык дип атап булмый.
Ә тагын штрафларны түләмичә җыеп баручылар да бар.