«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы танылган Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1995-2014 елларда «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров булды. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да җиткерәбез.
Сезнең күптән түгел юбилеегыз булды: 75 яшь тулды. Сезнең иҗади эшчәнлегегез гаять киң. Сез – радиода да эшләгән кеше, «Социалистик Татарстан» газетасында да эшләдегез.