«1 августта районыбызны тагын кайгы жиле каплады. Торачы авылы егете, 24 июльдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнур Насертдинов белән хушлаштылар», дип хәбәр итә Башкортстанның Илеш районы телевидениесе. Аның хатыны тол, ике улы ятим, әнисе ялгыз калган.
«Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Фәнәви улының якыннарының олы хәсрәтен уртаклашып, туганнары, якыннары, дуслары, районыбыз җитәкчеләре, күрше Татарстан районы Минзәлә районы вәкилләре, хәрбиләр соңгы юлга озатырга аның йорты алдында җыелды.