Җырчы Иркә бик борчулы көннәр кичерә. Аның махсус операциядәге тормыш иптәше Артур, җитди яраланып, госпитальгә эләкте. Иркә исә ирен госпитальгә кайтарган көнне үк аның янәшәсендә булу өчен, Санкт-Петербург шәһәренә очты. Хәзерге вакытта хәрбине операциягә әзерлиләр.
Бу көннәрдә җырчы үзе һәм гаиләсе өчен борчылып торучы кешеләрнең искиткеч күп булуына да инангандыр. Иркәгә җылы сүзләр язып, рухи яктан терәк булырга тырышучылар саны исәпсез-хисапсыз булды, Шабакаевлар гаиләсенә игътибар да көчәйде.