Малай чак һәм бабай чак турында
Мине авыл тәрбияләде. Авыл, Сөн буйлары шагыйрь итте. Сугыштан соңгы авыр елларда үстек: җитмәгәне җиткәненнән күбрәк булды. Хыялларны арттырырга, өметләрне үстерергә, бәхетебезгә, китап дигән тылсым бар иде. Без – китап укып үскән, аның тәмен татыган буын. Куыклы лампа яктысында әни төннәр буе тегү текте. Иртәнге өчләргә кадәр. Шул ут яктысында мин китап укыдым. Китапханәдә мин укымаган китап калмаган иде ул чорда. Хәтта машина-трактор турындагысын да кат-кат укып чыктым.