Татарстанда трансформатор будкасына кергән ир-ат белән хатын-кыз үлгәннән соң, җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Фаҗига Казанның Мусин урамында була. Бу кешеләр трансформатор будкасына керә, аннары шаһитлар шартлау тавышы ишетә.
«Ир белән хатынның киемнәре янып беткән диярлек. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерәләр. Хәлләре бик катлаулы була», – дигәннәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Бүген билгеле булганча, ТР Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.