Полицейскийларга пычак белән ташланган
Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һөҗүм иткән Җәлил Гатауллин Татарстан Югары суды каршына басты. Әмма аңа «гаепләнүче» статусы бирелмәгән: ир-ат «үз акылында түгел» дип танылган. Медицина экспертизасы ир-атта психик тайпылыш булуын раслаган. Суд аны мәҗбүри психиатрик дәвалануга җибәрү турындагы карарны карарга тиеш иде.
Җәлил Гатауллинга 24 яшь, ул Түбән Камада яши. Күпмедер вакыт ул «Эластик» заводында эшләгән. Элегрәк аны наркотиклар...