«Читтә кала алмады һәм контрактка кул куйды»
Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан Артур Ядгаров (хезмәттәшләре арасында Арчи буларак билгеле) хәзер өйдән ерак – СВО зонасында. Аның хатыны Әлфирә үзенең кичергәннәрен «Татар-информ»га сөйләде.
«Артур белән без 2007 елда дус кызыбызның туган көнендә таныштык. Мәхәббәтебез очкын кебек кабынды, 1 елдан соң без өйләнештек. Безнең 14 яшьлек олы кызыбыз Элина бии һәм рәсем ясый. Кече кызыбыз Ильвина да рәссам, ләкин кечкенә хуҗабикә дә. Озакламый өченче балабыз туачак»...