Башкортстанның Илеш районында Олы Ялан (Улу-Ялан) авылында бик күп боз яуган. Бозлы кар ямь-яшел бакчаны ак-ап итеп каплап алган, поликарбонаттан ясалган теплицаларны тишкәләп бетергән. Помидор, кыяр үсентеләре таякка гына калган, боз арасында яшел помидорлар күренә.
«Татарстан-Башкортстан» төркеме урнаштырган видео янына шушы авылдан булган Ленара исемле кыз:
Эх, бу безнең авылда. Безнең авыл янындагы башка авылларда яумады, нәкъ Олы Яланда гына шулай яуды, – дип аңлатып үткән.