Тапшырулар алып баручы Фәйрүзә Мәҗитова «ТНВ» телеканалыннан киткән. Бу хакта «Ирек мәйданы» газетасы социаль челтәрдә хәбәр итә. Танылган тележурналист озак еллар эшләгән урыныннан китү сәбәбен дә атаган.
«21 ел эшләгәч, телевидениедән киттем. Биш төрле программада ( «Безнең Республика – безнең гамәл», «Канун, парламент, җәмгыять», «Адымнар», «Татарстан хәбәрләре» һәм «Новости Татарстана») хезмәт куйдым. Бик арылды, гаиләгә бөтенләй вакыт калмый башлаган иде. Җитәкчелекнең җибәрәсе килмәде...