Равил Фәйзуллин: «Беренче китабымны 10 яшьтә чыгардым»
Татар әдәбиятының киләчәк йолдызлары, язучы-остазлары һәм журналистлар, 7 машинаны җигеп, авылга кайтып төшкәч, авыл халкы бераз аптырашта калды. Үрдәк сакларга чыккан абзыйлар, кибет янында басып, «кара әле, бер, ике ... җиде машина» дип, нәрсә булганын аңламыйча торучы апалар ул көнне әлеге хәбәрне озак «чәйнәгәннәрдер».
Ә яшь иҗатчыларыбызның сәяхәт-дәресе Равил Фәйзуллин белем алган мәктәптә урнашкан музей салоны белән танышудан башланды.