«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы танылган блогер, «Сөембикә» журналы журналисты Фагыйлә Шакирова булды. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да җиткерәбез.
«Миңназыйм Сәфәровка мине эшкә алмаганы өчен рәхмәт әйтәм»
Фагыйлә, син – танылган блогер, журналист. Үзеңә кайсы өлкә якынрак? Ике өлкәдә дә эшләгәч, аерма сизәсеңме блогерлар белән журналистлар арасында? Син үзеңне блогер дип саныйсыңмы, журналист дипме?