Косметология клиникаларына даими йөрүчеләр кемнәр алар?
Клиентларны берничә категориягә бүлеп була. Беренчесе – югары статуска һәм яхшы керемгә ия, халык алдында булган кешеләр. Икенче төркем – эшләмәүче, өйдә утыручы хатын-кызлар һәм алар өчен матур булу – төп эш. Клиентларның өченче төре дә бар - алар психологик проблемаларын тышкы кыяфәт белән манипуляцияләр ясау ярдәмендә чишәргә, һәрвакыт нәрсәнедер үзгәртергә тырышалар. Клиентлар арасында ир-атлар бик аз – биш процент тирәсе.
...