Агымдагы елның 1 июленнән пенсиянең тупланма өлешен түләү кагыйдәләре үзгәрде. Хәзер инде өлешләп түгел, ә бөтен тупланган сумманы берьюлы алу мөмкинлеге тупланмаларның суммасыннан гына түгел, ә пенсионерның яшәү минимумы күләменнән дә тора. Бер тапкыр бирелә торган түләүгә кем дәгъва итә ала соң?
Исегезгә төшерәбез, пенсиянең тупланма өлешен формалаштыру системасы – ул картлык буенча гадәти иминият пенсиясенә өстәмә булырга тиеш иде. Бу система илдә 2002 елдан 2014 елга кадәр эшләде....