«Рөстәм Миңнехановның Австралиядә имам вазифасына кеше эзләвен белдем»
Булат, сез ничек Австралиягә килеп эләктегез? Ничек шулай еракка китәргә булдыгыз?
Казанда журналист булып эшләгәндә, чит илгә күчү турында уйланганым юк иде. Ләкин бер мизгелдә эшчәнлек төрен үзгәртү турында уйлар барлыкка килде, чөнки журналистикада мин инде билгеле бер дәрәҗәгә җиттем.
2011 елның сентябрендә ул чакта Татарстан Президенты Австралиядә була, анда татар диаспорасы вәкилләре белән очраша.