Казанда кара елан чагу очраклары ешрак була башлаган. Күптән түгел Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә кара елан чаккан бер ирне алып килгәннәр.
Җәйге эсседә еланнар активлаша, агрессивлана, димәк, аларны сулы җирдә дә, коры җирдә дә очрату ихтималы арта.
Кара елан чакса, кеше үләргә мөмкин, дип кисәтә токсикология белгечләре. Табиблар кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, чөнки елан агуыннан үзлектән генә котылып булмый.
«Елан ул үзе агрессив түгел, ул үзенә куркыныч янаганда гына һөҗүм итә.