Фестивальнең юнәлешләре
Алдагы еллар белән чагыштырганда, фестивальнең юнәлешләренә җитди үзгәрешләр кертелмәгән. Фестиваль шул ук татар һәм рус телендәге басма журналистика, подкаст һәм радиожурналистика (татар һәм рус телендә), фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре буенча узды.
Быел фестиваль кысаларында яңа номинация барлыкка килде. Ул – югары һәм урта махсус уку йортларында эшчәнлек алып баручы медиаүзәкләр.