Татарстанда тиражы 250-300 мең нөсхәгә кадәр җиткән «Татарстан яшьләре» дигән легендар газета бар иде. Мөгаен, күпләрегез аны хәтерли дә, бала чагыгызда әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз яздырып алгандыр. Бу газета хәзер дә бар, тик ул коточкыч мөшкел хәлдә, шундый брендлы басманы мондый түбән хәлгә төшерүләренә гаҗәпләнерсең дә. Әлегә 4 мең тиражы бар кебек, тик газетаның хәзерге хәленә караганда, бу гына әллә нәрсә үзгәртә алмый.
Сүзне шуннан башларга кирәк: бүген «Татарстан яшьләре» редакциясендә...