Арчада юынтык суларны Казансу елгасына агызулары хакында язган идек инде. Шуның аркасында елга бик каты пычранган, судан сасы ис килә, күпләп балыклар үлгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларының юынтык суларны Казансу елгасына агызуын ачыклавы хакында язылган. Соңыннан Кәче авылында Арча сөт комбинаты вәкилләре, экологлар катнашында җыелыш була. Биредә судның «сөт комбинатына...