Казан егете Алмаз ботулизм белән авырып хастаханәгә эләккән. Хәзер ул үзенең дәвалануы, хәле турында видеолар төшерә. Бу хакта «Жизнь Татарстана» каналы хәбәр итә.
Алмаз хастаханәдә инде 11 көн ята, ләкин аңа әле дә сөйләшү авыр, ә күп кенә төп эшләрне эшләргә үзенә яңадан өйрәнергә туры килә.
Башка авырулар кебек үк, Алмаз «Самокат»тан «Лобио» салатына заказ биргән. 2 көннән соң аның хәле бетә, күзләре ачык күрми башлый һәм бер әйберне ике итеп күрә башлый. «Ашыгыч ярдәм»не ул 5 көннән соң гына чакыра...