«Моң. Аңлатма» фильмы татарларның горурлану сәбәбе – башка телләргә тәрҗемә ителми торган сүз – «моң»га багышланган. Фильмда чакырылган экспертлар әлеге сүзгә аңлатма бирергә тырышалар. Алар арасында музыкантлар, әдәбият белгечләре, шагыйрьләр һәм лингвистлар бар. Һәрберсе әлеге сүзнең үзенчәлеген аерырга, асылын аңлатырга омтыла. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы финанс ярдәмендә булдырылган.
Фильм башланыр алдыннан тамашачыларны проектның идея авторы һәм режиссеры Рәдиф...