Быел Казан Сабан туенда БРИКС уеннарының ябылу тантанасы булды. Шул исәптән инде Сабантуй алдыннан ук социаль челтәрләрдә төп Сабантуй мәйданында – Тынычлык бистәсендә кеше бик күп булачагы, чит ил кунаклары күпләп көтелүе язылды, шуңа күрә Казан халкына башка мәйданнарга да бару мөмкинлеген исәпкә алырга киңәш ителде. Үзем берничә ел дәвамында Дәрвишләр бистәсендәге каенлыктагы Сабантуйга йөрим.
Каенлыктагы Сабантуй да җырлы-биюле театраль тамаша белән ачыла. Аннан соң түрәләр котлау сүзләрен әйтә.