Минтимер Шәймиев мирасы
«Нармонка» агрофирмасы (2016 елдан «Татагролизинг» идарәсенә карый) карамагында 5 мең гектардан артык басу җире бар, шуларның 1,5 меңе – сугарыла торган җирләр. Сугарыла торган басуларда бәрәңге (425 га), кәбестә (50 га), чөгендер (110 га) һәм кишер (30 га), чәчү әйләнеше өчен бөртекле культуралар үстерелә.
– Фаразлар төзү – файдасыз эш икәнлегенә тагын да ныграк инана барам. Мәсәлән, көзге арышны без август аенда коры җиргә чәчтек, октябрь ахырына кадәр үсентеләр булмады...