Ел башыннан бирле туучылар саны 6 процентка кимегән
Татарстанда туучылар саны 2017 елдан бирле кими бара. Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда туучылар саны 6 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Демография» милли проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Кызганыч, быел без гыйнвар – март айларында туучылар санының 6 процентка кимүен күрәбез.