Шушы көннәрдә ватсап төркемнәрендә Казансу елгасының пычрануын төшергән фото, видеолар таралды. Арча халкы елганың пычрануына, балыкларның үлүенә борчыла. Алар сүзләренчә, бу – беренче очрак түгел.
Видеоларны балыкчы Зөфәр Ибраһимов төшергән:
Казансу елгасының шулай пычрануы беренче генә очрак түгел. Ел саен шулай агызалар. Арчадагы чистарту корылмаларыннан, канализациядән агызалар. Быел инде менә ничә тапкыр агызганнардыр. Яңгыр яуган вакыттан файдаланып, әкренләп агызып яталар.