Агулы салат ашаганнан соң, төрле шәһәрләрдә 200ләп кеше хастаханәгә озатыла
Казанда ботулизм белән авыручылар бар, дигән хәбәр дүшәмбе кич килеп ирешә. Кичә иртән аларның инде 14 кеше булуы билгеле булды.
Беренче агулану очраклары Мәскәүдә 3 көн элек теркәлгән. 10 кеше реанимациягә эләккән. Көннән–көн авыручылар саны артты: бер-бер артлы табибларга, ярдәм сорап, 121 кеше мөрәҗәгать иткән. 55е авыр хәлдә, 30ы реанимациядә.
Мәскәүдән соң Түбән Новгородта ботулизмның таралуы теркәлә.