«Татарча мем» бәйгесе Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары, «Интертат» электрон газетасы белән берлектә, «Сабыйлар» балалар үзәге ярдәме белән уздырылды.
Бәйгенең төп максаты балаларда һәм олыларда заманча һәм актуаль татар юморына кызыксыну уяту иде. Нәтиҗәдә 70тән артык катнашучыда кызыксыну уянган. Жюри эшләрнең иң яхшыларын билгеләгән. Бәйге «График мем» и «Видео мем» номинацияләрендә барды.