Күптән түгел «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концерты булып узды. Концертта яшь шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырлар башкарылды. Яшь шагыйрь, җырчы, композиторларны таныштыру һәм милли җыр фондын баету максаты куелган «Безнең җыр» лабораториясенең иҗат җимешләренә карата филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, кайбер яңа җырлар моннан күп еллар элек язылган көйләрне кабатлый, аларга аваздаш. Композитор, шагыйрьләр, музыка белгече үзләре бу хакта ни уйлый?