Татар эстрадасының популярлашып килүче җырчысы Альберт Вәлиуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.
Үзеңнең иң начар гамәлең нәрсә икән? Студент, мәктәп, бүгенге чорда иң начар гамәлең?
Без – 12-13 яшьлек малайлар – дәү әнинең тарагын алдык, аннан яхшы гына «дымовушка» чыга иде, яхшы төтенли. Бездән ерак түгел, 3 өйдән соң, бакча артында агач үсеп утыра. Агач эчендә шөпшә оялаган. Безгә аларны чыгарырга, үтерергә кирәк.