Татар эстрадасының популярлашып килүче җырчысы Альберт Вәлиуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.
– Мин, укыганда синең җырлаганыңны ишетеп, тавыш тембрына сокланып «вау» дия идем. Син укып бетердең дә юкка чыктың?
– Юкка чыкмаганмындыр. Ул вакытта продюсерлык үзәкләре ишекләренә шакып, бер үзәктән икенчесенә йөреп, «җаваплы мәхәббәт» булмады. Булып чыкмас, дип өметемне өзеп, башка өлкәгә китәргә булдым.