Урман хуҗалыкларыннан очсыз бәягә генә шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алырга була. Бу хакта бик аз кеше белә. Республика Урман хуҗалыгы министрлыгында «РТ» хәбәрчесенә республика халкына экологик материалны кайсы очракта бүлеп бирүләре турында сөйләделәр.
25 елга бер тапкыр
Шәхси ихтыяҗлар өчен агач алу хокукы РФ Урман кодексында язылган. Бу хокукның шартлары төбәкләрдә карала.
– «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында»гы республика законына ярашлы, республика халкы 25 елга бер тапкыр...