Саба районы гимназиясе бәдрәфендә төшерелгән фотолар бөтен мессенджерларда йөреп чыкты. Уку йорты җитәкчелеген бәдрәф ишекләрен кисүдә гаепләделәр, имеш, шул рәвешчә, җитәкчелек имтиханда күчерүләргә каршы көрәшкән, дигән сүзләр таралды. Күптән түгел бу четерекле мәсьәләгә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтованың җаваплары нигезендә язма чыгарган идек. Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф...