Тычканнар үрчи
Республикадагы авыл хуҗалыгы җирләренең яртысына диярлек тычканнар оялаган. Россельхозцентр белгечләре үткәргән фитомониторинг нәтиҗәләре менә шуны күрсәтә.
32 мең гектарга якын мәйдандагы авыл хуҗалыгы җирләрен тикшергәннән соң, белгечләр 14,5 мең гектарда, ягъни мәйданның 47 процентында, тычканнар яшәвен ачыклаган. Көзге культураларда кимерүчеләрнең уртача саны – 1 гектарга 5,8 тычкан оясы. Иң күбе Кукмара районында ачыкланган, анда 86 гектар мәйдандагы көзге арыш...