Энгель Фәттаховка бәйле күңелсез хәбәр таралган көнне татар җәмәгатьчелеге «кара сишәмбе» дип атады. Чөнки ул көннең иртәсе Раил Садриевка бәйле авыр хәбәрдән башланган иде.
Актаныш районының элеккеге башлыгы, элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттахов 21 июльгә кадәр Тикшерү изоляторында булачак. Ул үз гаебен танымый: ришвәт алмавын да, бирмәвен әйтә. Җәмәгатьчелек гадел тикшерүгә ышана, барысы да ачыкланыр дип өметләнә. Әлбәттә, кемнәрдер үз фикерләрен социаль челтәрләрдә дә әйттеләр.