Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев тоткарлану сәбәпле, шагыйрә Эльмира Җәлилова күңел әрнүе турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.
«Татарстанда хөрмәт иткән кешеләремнең берсе – Раил абый Садриев! Казан театрлары эшли алмаганны эшләүче шәхес: ул булганга гына Буа театр белән кайнап тора бүген! Буа сәхнәсендә чыгыш ясаган Рәсәй артистларын казанлыларның да күргәне юк! Театр фестивальләре, лабораторияләр һәм тагын әллә нинди әдәби җыеннар ...