Кичә республиканың театр дөньясын гына түгел, татар җәмәгатьчелеген фаҗигаи хәбәр тетрәтте – Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Россия Тикшерү комитеты аны вазифа вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә.
Бүген суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа театрга йөрергә...