Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Россия Тикшерү комитеты аны вазифа вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә. Бу хакта «БИЗНЕС онлайн»га көч структураларындагы чыганаклары хәбәр иткән.
Газетаның әңгәмәдәшләре мәгълүматлары буенча, җинаять эше нигезендә «Дәрвиш» моноспектакленең 3 куелышына билетлар сату ята...