Барлыгы Татарстанда хәләл сертификатлы 100дән артык оешма эшли икән. Шулар арасыннан 30 компаниянең экспорт белән эш итүе билгеле.
«Татарстан — сөт җитештерү буенча лидерлар сафын били. Әлбәттә, башка төр продукция җитештерү өлкәсендә дә алдынгыбыз. Авыл хуҗалыгы азык-төлеге җәһәтеннән республика үзен тулысынча тәэмин итә. 2020 елдан алып экспорт системасында яңа команда белән эшлибез, бу юнәлеш тә көннән-көн активлаша. Экспорт буенча 4 ел элек булган һәм хәзерге күрсәткечләрне чагыштырсак — әлеге көнне ул 3 тапкырга арткан.