Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазифасына керешү тантанасы узды.
Инаугурациядә дәүләт җитәкчелеге, илнең барлык субъектлары башлыклары, шул исәптән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, рәсми затлар – барлыгы 2,5 меңнән артык кунак катнашты.
Иң элек залга Россия Федерациясе Флагы һәм Президент Штандарты кертелде. Сүз уңаеннан, тантана тәмамлангач, Кремльнең беренче корпусында Президент Штандарты дубликаты эленәчәге әйтелде. Президент полкы солдатлары Георгиев...