Питер татарлары Тукай көннәре тирәсендә – 27 апрельдә – шәһәр үзәгендә: Казанская урамында кайчандыр Тукай булган йорт янәшәсендәге сәхнәдә спектакль уйнадылар. Тукайның Питерга килүен хәбәр иткән мемориаль такта торган йортны узып, Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика институты биналары комплексы урнашкан ишегалдына КПП аша үтеп керәсең дә, Колонналы залга рәхим итәсең. Шушы пафослы залда татарча спектакль күрсәтелде.
Питер татар театры турында кыскача белешмә: Татар җанлы, театр...