Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Ул яраткан тормыш иптәше һәм йорты турында сөйләде.
«Ирем Камилнең вафатына 3 ел булды. Бүгенге көндә зур өйдә берүзем, кайсы почмакка барсам да аның белән бәйле, бакча да аны хәтерләтә, аның машинасы… Минем шкафта костюмнары, күлмәкләре тора, шкафны ачам да берничә минут башымны тыгып иснәп торам.
Өйдә булганда, ул гел янымда кебек, иртә-кич догаларымны укыйм.