Җырчы Вадим Захаров «Интертат»ка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем алганнан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Бүген мондый дәрәҗәле бүләк кабул итүемә бик шат. Мин, кечкенә генә авылдан чыккан керәшен малае өчен, Рәисебез тарафыннан шундый бүләк тапшырылуы – аеруча зур горурлык. Күңел булды, рәхмәт», – диде ул.
Мактаулы исемнәрне тапшыру тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенә комплимет ясагач, һәрвакыт шат күңелле Вадим Борисович: «Әзерләндем инде», – дип әйтеп, залны рәхәтләнеп көлдерде.