Казанның Имәнлек урамындагы күп катлы йорт ишегалдында бер хатын-кызны вәхшиләрчә кыйнаган ир-атны эзлиләр. Видеокүзәтү камералары төшереп алган кадрлар җәмәгатьчелектә кискен реакция уятты. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.
Кадрлардан күренгәнчә, бер хатын байкер киеме кигән ике ир-ат белән була. Алар сөйләшәләр. Аннары бер ир-ат кисәк кенә хатынга һөҗүм итә, икенче ир-ат низагка кысылмый, хатынны якламый.