Бөре районы Вязовский авылы җирлеге эшләре белән идарә итүче Марина Фәйрүзова сүзләренчә, янгын чыккач, фермер хуҗалыгына башлык Роберт Бәйрәмов үзе килгән. Хәзер ул ялда икән, шуңа сөйләшеп ублмады. Марина Идрис кызы билгеләвенчә, Бахтыбай авыл Советы фермерга берникадәр ярдәм күрсәтәчәк.
Крестьян-фермер хуҗалыгы белән көн күргән Эдуард Гәрәев Бөре районында марилар гомер иткән Вязовский авылыннан. Милләте – мари, телефон аша сөйләшкәндә бу турыда аның горурлык хисләре белән әйткәне сизелде.