Татарстанның танылган җырчысы Марат Яруллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан гаилә һәм мәхәббәт турында сорады.
– Маратка да 30 яшь тулды. Гаилә турында хыялланамы ул?
– Хыялланам, ничек хыялланмыйм... Балалар чыга бит сәхнәгә, күз алдыма китерәм, кайчан булса да минем дә шундый балаларым булыр, дип уйлыйм. Гаилә телим. Гастрольләрдән кайткач «әти» дип балалар йөгереп чыксын, әниләре көтсен, дигән хыялым бар.