«Балачагыбыз күңелле үтте»
Ленар Гәрәев 1989 елның 4 ноябрендә Әгерҗе районының Табарлы авылында туган. Табарлы урта белем бирү мәктәбендә укый. Сыйныфташлары арасында тыйнак холкы белән аерылып тора. Укытучылар һәм сыйныфташлары әйтүенчә, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган.
Ленар укыган сыйныфта бары тик малайлар гына булган. «Аңа һәрчак таянырга мөмкин иде. Балачактан ул әнисе Алсу Шамиловнаның төп ярдәмчесе, таянычы булды. Без аны тәрбияле, тыныч, тыйнак, ярдәмчел егет итеп искә алачакбыз»...