Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, кәҗәләр һәм 1 яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре асраган өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итү турында хәбәр иткән иде. Гаризаларны 2024 елның 5 апреленнән 19 апреленә кадәр тапшырып була, гаризаларны кабул итү тәмамлану вакыты да җитеп килә.
Субсидия күләмнәре әллә ни зур түгел. Мәсәлән, 1 сыер өчен – 2 мең сум, 2 сыер өчен – 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен ...